Никахта нинди фамилия алырга ярамый?
ҖӘМГЫЯТЬ

Никахта нинди фамилия алырга ярамый?

Россия законнары буенча никах теркәгәндә ир белән хатын фамилия сайлауда тигез хокукка ия.

Аларның берсе икенчесенең фамилиясен ала, үз фамилиясен саклап кала яки иренең я хатынының фамилиясен үз фамилиясенә куша ала.

Әмма өчле фамилия алу рөхсәт ителми. Әгәр ир яки хатынның никахка кадәрге фамилиясе инде икеләтә булса, аңа икенче кешенең фамилиясен кушу мөмкин түгел. Гомуми фамилия бары тик дефис аша кушылган ике фамилиядән генә тора ала. Бу хакта ТАССка РФ Иҗтимагый палатасы вәкиле Евгений Машаров сөйләгән.

Шулай ук никахлашканда бөтенләй яңа фамилия сайлау мөмкин түгел. Әмма никахтан соң ир белән хатын ЗАГСка исем-фамилия алыштыру турында гариза бирә ала.

Чыганак: https://shahrikazan.ru

 

 


Нет комментариев