Пермьдә эшләүче яшьләр өчен Идел буе федераль округының «МолоТ»проектының округ финалы старт алды.
Анда Идел буеның 14 төбәгеннән 420 катнашучы – икътисадның реаль секторы предприятиеләренең 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь белгечләре, шулай ук балалы яшь гаиләләр җыелды. Моңа кадәр төбәк дәрәҗәсендә иң көчле командалар билгеләнде, дип хәбәр итә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте.
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров исеменнән катнашучыларны ачылыш тантанасында аның урынбасары Олег Машковцев сәламләде.
6 августтан 8 августка кадәр уза торган өч көнлек ярышлар программасына 15 дисциплина кертелгән. Бу интеллектуаль турнирлар, иҗади конкурслар һәм берничә спорт дисциплинасы: өстәл теннисы, мини-футбол, волейбол, йөгерү-эстафета, шахмат, шәһәрчекләр, марш-бросок, спорт ориентлашуы, хәрбиләштерелгән эстафета, гаилә эстафетасы.
Быел финал программасы үзгәрешләр кичерде. Дисциплиналар исемлегенә аркан тартышу өстәлгән, гомумкоманда зачетына видеороликлар һәм һөнәри осталык конкурсы кертелгән.
Тамашачылар өчен Кама яр буенда шәһәр спорты буенча мәйданчык оештырылган, анда һәркем үз көчен сынап карый алачак. Катнашучыларның үзләре өчен гаилә программасы әзерләнде: зоопаркка бару, «Җиңү коралы» күргәзмәсенә һәм Пермь сәнгать галереясенә экскурсияләр.
татар-информ
Нет комментариев