Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мордва-Кармалка авылында яңа ФАП төзелеше бара

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча эшләнелә.

Районның Мордва-Кармалка авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелеше бара. Яңа ФАП "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты буенча, халыкка беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү чараларын тормышка ашыру максатында эшләнелә.

Модульле фельдшер-акушер пунктының каркасы җыелган, түбә эшләре тәмамланган, керү өлеше дә ясалган. Хәзерге вакытта бинаның эчке эшләре бара, электрүткәргечләр һәм коммуникация эшләре. Яңа ФАП башка урында булачак.

Мордва-Кармалкада медпункт 300ләп кешегә хезмәт күрсәтә. Биредә фельдшер булып Гөлнара Исламова эшли. Әлегә пациентларны иске бинада, Геодезистлар урамы, 38А адресы буенча кабул итә.

 

Чыганак һәм фото: ЛЦРБ Вконтакте төркеменнән : https://vk.com/crb_leninogorsk?w=wall-196122368_993

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев