«Нижнекамскнефтехим»дагы янгыннан соң әлегә кадәр 9 кеше элемтәгә чыкмаган
Бу турыда гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә
«Нижнекамскнефтехим " дагы янгыннан соң әлегә кадәр 9 кеше элемтәгә чыкмаган.
"Янгын башланганнан бирле әлегә кадәр тугыз кеше, подряд оешмалары хезмәткәрләрен дә кертеп, элемтәгә чыкмады. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм «Түбән Кама Нефтехим» хезмәтләренең бөтен тырышлыгы хәзер аларны эзләүгә һәм коткаруга юнәлдерелгән. Язмышы әлегә билгесез булган һәр хезмәткәрнең гаиләләре белән тәүлек буе предприятиенең кадрлар хезмәте белгечләре һәм корпоратив психологлар элемтәгә керә",-дип хәбәр иттеләр предприятиенең матбугат хезмәтендә.
Түбән Камада кичә "Нефтехим" оешмасында шартлау яңгырады. Нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак була. 72 хезмәткәр зыян күрә. Аларның егермесе хастаханәләргә озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев