Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Ноябрь ае нинди булыр?

Синоптик хәбәр итә.

Идел буе, Төньяк-Көнбатыш, Үзәк, Көньяк, Урал һәм Себер федераль округларында ноябрь аенда һава температурасы нормадан югарырак булачак. Бу хакта Россия Гидрометеоүзәге җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде, дип яза «ТАСС».

«Россиянең Европа өлешендәге күпчелек территориядә һава температурасы нормадан югары булачак. Шул ук вакытта Азия өлешендә дә ноябрьдә җылы булыр шикелле», – дип аңлатып үткән метеоролог.

Моннан тыш, Вильфанд әйтүенчә, Ерак Көнчыгышта, Якутия һәм Хабаровск краенда ноябрьдә температураның нормага якын булуы көтелә. Фәкать Якутиянең төньяк-көнчыгышында, Чукоткада, Камчатка краенда гына аномаль суыклар күздә тотыла. «Бу төбәкләргә кыш алданрак килә, шуңа шулай»,  – дигән ул.

 

https://vatantat.ru

фото: ясалма интеллект

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев