Тыныч тормыш язсын.
Лениногорск районында 100 яшь чикне узган сигез кеше яши. 1 октябрьдә - Халыкара өлкәннәр көнендә аларның һәрберсен котлап, Татарстан Рәисе исеменнән азык-төлек тупланмалары бүләк иттеләр.
Шөгер авыл җирлегендә – Әкълимә Кашапова, Түбән Чыршылыда – Гасимә Әүхадиева, Сугышлыда – Тәскирә Сәфәргалиева, Урмышлыда – Махирә Вәлиева, Лениногорскида – Халидә Әхмәтҗанова, Ульяна Григорьева, Нина Казакова, Клавдия Карташова өлкәннәр көнендә котлаулар кабул итте.
Алар янына администрация вәкилләре, авыл җирлеге башлыклары килеп, котладылар.
фотолар: мэриянең матбугат хезмәте

.jpg)


Нет комментариев