ОСАГО буенча компенсация кагыйдәләре үзгәрәчәк
Моны РИА Новости яза.
Автомобильне туктап торган машина ишеге сыдырган очракта ОСАГО килешүе буенча түләттереп булмаячак, диелгән РФ Югары Суды пленумы карары проектында.
Кагыйдәдә аңлатуларынча, машинаны транспорт чарасы буларак кулланганда, ягъни юлларда, ишегалларында, парковкаларда һәм «транспорт чарасы йөрү мөмкинлеге булган башка территорияләрдә» хәрәкәт иткән вакытта иминият очрагы гамәлдә санала.
«Транспорт чарасына куелган җиһазларны эксплуатацияләү һәм транспорт чарасының юл хәрәкәтендә катнашы белән турыдан-туры бәйле булмаган, шулай ук туктап торган транспорт чарасының ишеген ачу нәтиҗәсендә зыян килү үз транспорт чарасы белән зыян китерүгә керми», – диелгән проектта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев