Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Песи коронавирус йоктырган

Латвиядә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән мәче зарарлануның беренче очрагы расланган.

 

«Латвиядә мәченең Covid-19 белән зарарлану очрагы беренче тапкыр табылган, тагын берничә мәчедә яңа коронавируска каршы антитәнчекләр табылган», - диде республика Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Уго Думпис.

Ул Латвиянең Балтиядә коронавирус белән зарарлану бу төр вәкилләрендә ачыкланган беренче ил булуын әйтте.

Думпис хәбәр иткәнчә, мәчеләрдән алынган үрнәкләр 31 гыйнварда тикшерелгән. Үрнәкләр 240 хайваннан җыелган, аларның бер өлеше коронавирус ачыкланган кешеләрнең йорт хайваннары булган.

Мәчеләргә тест «Covid-19 нәтиҗәләрен киметү» дәүләт тикшеренү программасының бер өлеше булган тикшеренүләрдә үткәрелгән.  

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев