Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Районда «Трактор» операциясе үтте

Үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларыннан файдаланганда хокук бозуларны булдырмау максатыннан районда профилактик чара узды.


Әлеге чара шартлы исем белән “Трактор операциясе” дип атала. Чарада Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча бүлек начальнигы Илнур Галимов һәм Лениногорск ЮХИДИ бүлеге начальнигы Айдар Хаҗиев катнашты.

“Трактор” операциясе техникаларны эксплуатацияләгәндә хокук бозуларны, юл һәлакәтләрен булдырмау максатыннан үткәрелә. Аграр хуҗалык эшләре вакытында авыл хуҗалыгы машиналары һәрвакыт хәрәкәттә, тракторчы-механизаторның травма алуын булдырмау мөһим”, - ди Илнур Галимов.

Әлеге операция барышында трактор йөртүченең таныклыгыннан алып, тракторның, прицепларның төзеклеген, учетка куелганмы юкмы икәнен, кыскасы, трактор һәм тракторчы белән бәйле барлык эшләр дә тикшерелә.

“Узган атнада 10нан артык үзйөрешле машина һәм аларның тагылмалары тикшерелде. Рейд барышында 3 хокук бозу очрагы ачыкланды. Беркетмәләр төзелде. Гаеплеләр административ җаваплылыкка тартылды”, - дип хәбәр итә Гостехнадзордан Илнур Галимов.

фотолар: Илнур Галимов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев