Районның Зеленая Роща мәктәбендә мәктәп театрлары фестивале үтте
Татар театрының туган көне һәм Гаилә елы уңаеннан Зеленая Роща мәктәбендә мунипаль район театрлары фестивале үтте.
Фестивальгә тамашачылар да, артистлар да җыелды, алар үзләренең иҗаты белән сөендерделәр. Бу чара районыбыз укучыларының никадәр талантлы булуларына, аларның иҗади сәләтләренең үсүенә инанырга тагын бер тапкыр яхшы сәбәп булды.
Фестивальдә Зеленая Роща мәктәбе театры “Әбиләрдә кунакта” тамаша тәкъдим итте.
Шөгернең В.П. Чкалов мәктәбе В. Закруткинның «Матерь человеческая» әсәре буенча сәхнә күренешен күрсәтте.
Иске Иштирәк мәктәбе “Колосок”- “Башак” әкиятен әзерләгән.
Урдалы мәктәбе артистлары Нәфис Әхмәтнең “Әти, джаным” скетчын тәкъдим итте.
Түбән Чыршылы мәктәбе театр коллективы татар халык әкиятенә нигезләнеп язылган "Өч киңәш" күренешен сәхнәләштерделәр.
Галия һәм Җәмит Рәхимовлар исемендәге Керкәле мәктәбеннән – “Фишинг” сәхнә күренеше.
Тимәш мәктәбе театры артистлары “Кич утыра солдат кызлары” театраль күренешен әзерләгән иде.
Барлык чыгышлар да жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм номерлар куйган укучылар һәм укытучыларга җылы сүзләр әйтелде. Һәр мәктәп театры номинацияләрдә грамота белән бүләкләнде.
фотолар: Зеленая Роща мәктәбе сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев