авыл халкы бик теләп әлеге акциягә кушылды.
Узган шимбә көнендә Яңа Иштирәк авылы халкы кирәкле эш кораллары белән җиһазланып, агач утырту өмәсенә килде. Авылның Заречная урамы ягында зур гына мәйданда агач утырту эше башкарылды.
“Фәрит Галимов инициативасы буенча агачлар утыртылды. Ул урында элек чаганнар үскән иде, аларны кисеп, яңа үсентеләр утырттык. 125 төп – каен, 115 төп миләш агачы утыртылды. Агач үсентеләре белән Лениногорск урман хуҗалыгы тәэмин итте”, - дип сөйли авыл башлыгы Гөлия Мәүлетова.
Агачлар, яшеллек күбрәк булган саен яхшырак икәнен аңлап, авыл халкы тырышып эшләде. Соңыннан исә, эш тәмамлангач, көлдә пешкән “балачак бәрәңгесе” белән сыйланганнар.
- Татарстанда быел “Урманны саклыйк” акциясе йөзгә якын мәйданчыкта узды. Быел әлеге акция сигезенче мәртәбә үтте. Бик күп сандагы агачлар утыртылган. Узган ел Татарстанда акция барышында 2,5 миллион агач 700 гектарда утыртылган. Эшләрдә 20 мең волонтер катнашкан. Акция «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларын тормышка ашыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Нет комментариев