Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Районыбызның Иске Писмән авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды

Халыклар бердәмлеге көнендә районыбызның Иске Писмән авылында республика программасы буенча капиталь ремонттан соң 300 утыру урыны булган мәдәният йорты үз ишекләрен янә ачты.

Иске Писмән халкы бу бүләкне күптән көткән иде, чөнки клуб бинасы 1991 елда ачылып, шуннан бирле ремонт күргәне булмаган. Бина эче салкын, кышын бигрәк тә, туннар, курткалар киеп репетицияләр уздырганнар. Мәдәният йорты – авылның үзәге бит. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Лениногорск районы Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов, Татарстан цифрлы үсеш министры урынбасары Илья Начвин килгән иде.  

Мәдәният йортының тышкы ягы да, эчке ягы да тулысынча үзгәргән. Эшләр һәм җиһазлар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча авыл мәдәният йортларын төзү һәм капиталь ремонтлау республика программасы буенча финансланган.

“Бүген авылдагы мәдәният учреждениесе үзенең икенче туган көнен билгеләп үтә. Клуб – төрле милләт халкын берләштерүче урын. Иске Писмәндә төрле милләт яши. Мәдәният йорты халык өчен озак эшләсен, иҗатка дәртләндереп торсын”, - диде Марат Гирфанов.

Клуб бинасын үзгәртүдә ярдәм иткән өчен Татарстан Мәдәният министрлыгына, республика инвестиция-төзелеш идарәсенә, Татарстан муниципаль берәмлекләр советы Ассоциациясенә, район башкарма комитетына һәм Иске Писмән авыл башлыгына рәхмәтен белдерде.

Мәдәният йортының стеналары, идәне, түшәмнәре, фасады, керү өлеше ремонтланган, тәрәзәләр алыштырылган. Яктырткычлар тулысынча үзгәргән. Тамашачылар залында яңа утыргычлар. Моннан тыш сәхнә өчен кирәкле җиһазлар, музыка җиһазлары алынган, яңа мебельләр дә куелган. “Чыннан да, хәзер мәдәният йортын танып булмый. Хәзер биредә якты, матур, җылы. Авыл өчен бик тә мөһим урын булып тора”, - ди район мәдәният йортлары учреждениесе директоры Светлана Костылева.

Бу көнне учреждение фойесында көзге тематикага кул эшләре күргәзмәсе һәм балалар өчен иҗади мастер-класслар узды. Иске Писмән авылы артистлары шундый шатлыклы вакыйгага концерт күрсәтте.


Мария Дементьева, Иске Писмәндә яши, Татарстанның атказанган хезмәткәре:
-    1980 елдан бирле Иске Писмәндә яшим. 33 ел авылда китапханәдә эшләдем һәм шуның кадәр үзешчән сәнгатьтә катнашам. Элек клуб иске бер агач бинада иде, аннары мәктәп спортзалында булды. 1991 елда яңа бина төзелде. Ремонт безгә бик кирәк иде. Салкын бинага килеп, өстебезгә туннар киеп, репетицияләр үткәрдек. Ә хәзер бөтенләй икенче төрле мәдәният йортыбыз, бигрәк матур булды. Шатлыгыбыз зур. Без монда бердәм, дус булып эшлибез. Концертлар куябыз. Башка авылларга да чыгабыз, кыскасы, мәдәни учакны дөрләтеп яшибез. Хәзер эшләр өчен яңа шартлар булды.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев