Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Районыбызның Куакбаш авылында «Йөрәктән-йөрәккә» хәйрия концерты узды (+фотолар)

Концерт чыннан да, йөрәкләргә үтеп керде.

Игелекле эшләрнең чиге юк. Менә дүртенче ел инде сугыш бара. Хәрби операциягә ярдәм итү өчен тылдагы халык сугышның беренче көннәреннән үк игелекле эшләрне башлап җибәрде. Ул игелекле эшләр күп төрле һәм күп яклы.

Районыбыз авыллары ир-егетләрнең хәлен җиңеләйтү өчен бердәм эшкә кушылдылар. Актив эшләүче авылларыбыз бар, шөкер. Куакбаш авылы – шундыйларның берсе.

Узган елның октябрь аеннан Куакбаш авылында “С любовью и молитвами” волонтер төркеменең филиалы оешты. Мәдәният йортында апалар маскировка челтәре үрүгә кереште. Бүгенге көндә 32 челтәр үрелгән. Моннан тыш адреслы посылкалар да әзерлиләр, чәй пакетлары да тутыралар, гуманитар ярдәмгә өлешләрен дә кертәләр. 7 меңнән артык чәй пакетлары ясаганнар, солдатларга 70 посылка җибәргәннәр. Куакбаш авылының 12 ир-егете илебезне саклый, хәрби операциядә бурычларын үти.

Кичә исә, ягъни 21 мартта тагын бер зур ярдәм күрсәттеләр: авыл мәдәният йортында хәйрия концерты узды. 
Чара авыл имамы – Инзир хәзрәтнең үтемле чыгышыннан башланды.

Ике сәгать ярымлык концерт йөрәкләргә үтеп керде, хәрби операция башланган көннрне искә төшерде, батырлыкларга сокландырды,  һәлак булганнарны искә алып, елатты.

Куакбаш авылы талантларга бай. Хәйрия концертында авыл үзешчәннәреннән тыш, Зәй-Каратай, Иске Шөгер, Кирлегәч, Сарабиккол, Яңа Сережкино авылы артистлары килде.

Җыр-биюләр, гармун моңнары, күңел түреннән чыккан шигырьләр – барысы да тамашачы күңеленә хуш килде.  Зал тутырып килгән тамашачы шундый авыр вакытларда халкыбызның бердәмлегенә, тылдагы батырлыкка сокланды.

Шулай ук Куакбаш авылының да бердәм булуы горурлык уятты. Авыл башлыгы Рушания Әхмәтҗанова әйтүенчә, авылда волонтер төркемнең филиалы ачылу – фронтка зур ярдәм ул.

“Маскировка челтәре үрергә йөрүче апаларыбыз нишләп без бу эшне алдан башламадык, нишләп суздык икән, диләр. Апаларга егетләр исеменнән, аларның гаиләләре исеменнән чын күңелдән зур рәхмәт. Матди ярдәм күрсәтүчеләргә дә олы рәхмәт. “С любовью и молитвами” волонтер төркем җитәкчесе Эльмирага безне берләштергән өчен рәхмәт”, - диде.

Авыл башлыгы Рушания Рафиковна концерттан җыелган 32 мең 500 сум акчаны волонтер җитәкчесе Эльмира Уламасовага тапшырды. Ул үз чиратында Куакбаш авылы халкына, ярдәм итүчеләргә, бүгенге концертта чыгыш ясаучы артистларга зур рәхмәтләрен җиткерде.

 

Розалия Мостафина фотолары

фотоларның күбесе түбәндә, «Галерея» дигән җирдә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

6

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев