Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Корбан Гаете белән котлый

Лениногорск районының хөрмәтле мөселман халкы! Ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Әлеге бәйрәмнең тарихы бик ерак гасырларга барып тоташса да, ислам традициясе, башка ил диннәре кебек, гаделлек, шәфкатьлелек, үзара ярдәмләшү сыйфатларына нигезләнгән.
Корбан бәйрәме безнең күпмилләтле илебез халкы рухи мирасының аерылгысыз өлеше булып тора. Әлеге бәйрәм тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән. Ул шулай ук кечене-кече, олыны-олы итәргә өйрәтә.  
Шунысы шатлыклы: Лениногорск мөселман оешмасы шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнаша. Киң рәвештә хәйриячелек, мәгърифәтчелек эшчәнлеге алып бара, гаилә кыйммәтләрен саклауга игътибар бирә, дин һәм милләтара мөнәсәбәтләрне саклауга зур өлеш кертә.
Әлеге бәйрәмдә һәркемгә исәнлек, гаилә бәхете, тыныч, мул тормыш телим, һәр башлаган эшегездә уңышлар насыйп булсын. 


Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев