Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россия мәктәпләренә сызым дәресе кире кайтачак

Мәгариф министры Сергей Кравцов үз вакытында сызымны аерым фәннәр исемлегеннән алып ташлауларын, әмма ул «Технология» уку курсы кысаларында калуын әйтте.

Россия Президенты Владимир Путин киләсе елда мәктәпләрдә сызым дәресе кертергә кушты, диелә Кремль сайтында. Бу хакта «РИА Новости» яза.

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә сәнәгатьнең кадрлар потенциалын ныгыту максатларында: 2024/25 уку елыннан башлап төп гомуми белем бирү программалары буенча белем алучы затларның сызым нигезләрен үзләштерүен, шулай ук технологик (инженер) профиль буенча белем алучы затларның урта гомуми белем дәрәҗәсендә «Сызым» уку курсын өйрәнүен тәэмин итәргә», – диелгән документта.

Бу бурычны үтәүгә премьер-министр Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнә.

Дәүләт башлыгы йөкләмәсенең үтәлү вакыты –2023 елның 1 августы.

Апрель аенда Тула өлкәсе губернаторы, «Сәнәгать» юнәлеше буенча Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Алексей Дюмин Президент Владимир Путинга «конструкторлар, инженерлар, технологлар» исеменнән мәктәпләргә сызым дәресен кайтаруны сорап мөрәҗәгать итте.

Соңрак мәгариф министры Сергей Кравцов үз вакытында сызымны аерым фәннәр исемлегеннән алып ташлауларын, әмма ул «Технология» уку курсы кысаларында калуын әйтте.

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев