Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә 1 февральдән сугыш ветераннарына социаль түләүләрне арттырачаклар

Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына барлык социаль түләүләр һәм ярдәм чаралары күләме 1 февральдән 7,4 процентка артачак.

«Безнең Җиңү» оештыру комитеты утырышында Баталина хәбәр иткәнчә, соңгы мәгълүматларга караганда, 2023 елда Бөек Ватан сугышы инвалидларының уртача пенсия күләме 38 мең сумнан артып киткән. Инвалидлыгы булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның ул — 52 мең сум, сугышта һәлак булганнарның тол хатыннарыныкы — 34 мең сум.

«Моннан тыш, ветераннарга һәм тол хатыннарга айлык акчалата түләү билгеләнгән, аның күләме ел саен индексацияләнә. 2024 елның 1 февраленнән Бөек Ватан сугышы ветераннарына барлык социаль түләүләр һәм ярдәм чаралары күләме дә 7,4 процентка арта – бу узган елгы инфляция дәрәҗәсе. Шуңа күрә бу түләү сугыш инвалидларына 7 605 сум тәшкил итә», — дип хәбәр итте Баталина.

Ул билгеләп үткәнчә, ветераннарга ярдәм чараларын гамәлгә ашыруга барлык кирәкле акчалар федераль бюджетка тулысынча салынган.

 https://tatar-inform.tatar

фото: редакция архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев