Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә руле уң яктагы машина белән идарә итәргә өйрәтү программасы кертелергә мөмкин

Россия автомәктәпләрендә машина йөртүчеләрне руле уң якта урнашкан машина белән идарә итү программасы кертелергә мөмкин.

Бу хакта федераль Хөкүмәт тарафыннан расланган документка сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Хакимият мондый яңалыкның ни дәрәҗәдә максатка ярашлы булуын өйрәнә. 2027 елда Мәгариф, Эчке эшләр, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары РФ Министрлар Кабинетына шул хакта доклад тәкъдим итәргә тиеш.

Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының информатика кафедрасы доценты Александр Тимофеев сүзләренчә, руле уң якта урнашкан автомобильләр Ерак Көнчыгышта аеруча популяр Мәсәлән, Камчаткада, Сахалинда һәм Магадан өлкәсендә аларның өлеше 70 проценттан артып китә.

Галим шулай ук билгеләп үткәнчә, руле уж якта урнашкан машиналар өлеше Россиядәге барлык автопаркның - якынча 8 процентын, ә икенчел базарда 12,2 процентын тәшкил итә.

Эксперт билгеләп үткәнчә, яңалык төбәк дәрәҗәсендә генә актуаль булачак, чөнки Мәскәүдә һәм үзәк Россиядә руле уң яктан урнашкан машиналар өлеше 1 проценттан артмый.

https://tatar-inform.tatar

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев