Сабантуйда лениногорскилылар һәм кунаклар халык уеннарында катнашты
Сабантуй – халык бәйрәме.
Сабантуй уеннар белән кызыклы ул.
Капчык киеп йөгерү, катыктан акча эзләү, көянтә белән сулы чиләк күҗәреп йөгерү, капчык белән бәргәләшү, хәтта утын яруда да халык бик теләп катнашты, уйнады һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
“Без – әни, мин һәм апа Казаннан кунакка кайттык. Башта авылда булдык, аннары монда килдек. Сабантуйда күңелле, кызык. Мин уеннарда катнаштым”, - ди Дамир Гыйләҗев.
Лениногорскиилылар өчен Татарстанның атказанган артистлары “Фәридә-Алсу” дуэты иң матур җырларын бүләк итте.
Шулай ук үзешчән артситларыбыз, иҗат коллективлары чыгышлары да булды.
Розалия Мостафина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев