20нче балалар бакчасының өлкәннәр һәм әзерлек төркемнәре балалары Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә булдылар.
Анда шагыйрь, рәссам, прозаик Николай Владимирович Карасевның шәхси күргәзмәсе оештырылган иде.
Күргәзмәдә автор балалар игътибарына агачтан уеп ясалган эшләрен тәкъдим итте.
Рәссам балаларга һәр картинаның барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Ижаты белән таныштыруны ул үзе язган шигырьләре белән үреп барды.
Балалар экспонатларны бик кызыксынып карадылар, авторга сораулар бирүдән дә тарсынып тормадылар һәм бер-берсенең тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар талантлы рәссамның картиналарын һәм аның иҗаты турында сөйләвеннән алган хис-кичерешләрен озак истә калдырачаклар.
Лилия Афандиева, тәрбияче






Нет комментариев