Сарабиккол авылында зур масштабта Авыл көне узачак
Авылдашларны, кунакларны чакырып калалар.
Районыбызның Сарабиккол авылында зурлап Авыл көнен уздырачаклар.
Ул Сабантуй форматында үтәчәк.
Монда ярышлар һәм уеннар булачак, әлбәттә, милли көрәш. Махсус кунаклар да көтелә. Һәм бик шәп кенә концерт өлеше.
Концертта Ленар Сәйфиев, Илнар Сәйфиев булырга тиеш.
Чара 13 июнь көнне 13.00 сәгатьтә башлана.
Әлеге бәйрәм алдыннан авылда сөлге җыю йоласы үтте.
Сарабиккол авылы авылдашларын, кунакларны бәйрәмгә – Авыл көненә көтеп кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев