Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгер авылы паркында 75 төп алмагач утырттылар (+фотолар)

Берничә елдан ямь биреп торачак.

Шөгер авылының “Юность” паркында 75 төп алмагач агачы утырттылар. Берничә елдан соң әлеге агачлар  матур булып үсеп, “Татнефть” җәмгыятенең 75 еллыгы уңаеннан утыртылган икәнлеген искә төшереп, ямь биреп утырыр.

Паркка агач утыртырга Шөгер авылы халкы дәррәү булып килгән иде. Араларында нефтьчеләр, актив авыл халкы, яшьләр һәм мәктәп укучылары бар. Алар нефть тарихының елъязмасы Шөгер җирлегендә  башлануы белән горурланып, үзләреннән соң да киләчәк буынга матур игелекле гамәлләре белән истә калырга тырыша.

Шушы авылда туып-үскән һәм шунда яшәүче, бүгенге көндә “Лениногорскнефть” идарәсенең 1нче ЦКПиН цехында ООУ операторы булып эшләүче Марат Биктагиров та нәкъ шундый максатлар белән “Татнефть” җәмгыятенең “75 ел игелек тудырабыз” – “75 лет создаем добро” социаль проектында катнашкан һәм аның проекты җиңүчеләр исемлегенә кергән. 

“Авылдашыбыз Марат Биктагиров “Татнефть”нең 75 еллыгы уңаеннан булдырылган социаль проектта катнашу идеясе белән чыкты. Без проектның шартлары белән танышып чыккач, катнашырга булдык. Быел – әһәмиятле даталар елы бит: “Татнефть”кә – 75 ел, “Лениногорскнефть” идарәсенә – 80 ел. Әлбәттә, бу даталарда Шөгер авылының тоткан роле зур. Шөгер – Татарстан нефте бишеге. Шушы проектның эзе  Шөгер җирлегендә истәлек булып калсын, дидек. Менә бүген проектны тормышка ашырабыз, 75 төп алмагач утыртабыз”, - дип сөйләде Шөгер авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин.

Проект җиңүчесе Марат Биктагиров хезмәттәшләре белән  үзе дә агач утыртуда катнашты. Аның фикеренчә, туган җиреңдә үзеңнән соң матур эшләр, игелекле гамәлләр калдырырга кирәк.

-    Минем күңелдә бүген зур хисләр. Бу паркта минем яшьлегем үтте, дискотекалар уздырыла иде, яшьләр монда күп була иде. Паркта бик күп төрле агачлар үсте. Хәзер инде менә яңаларын утыртабыз. Паркта юллар да ясалды, ремонт та булды. Күңелдә – шатлык хисләре бүген. Шөгер өчен, туган авыл өчен эшләнгән эшләргә куанам, миннән соң истәлек кала. Утырту белән генә эш бетми, аннары да территориягә мал-туар кермәсен, кешеләр агачларны сындырмасын өчен карап торачакбыз, су да сибәргә кирәк, - дип сөйли 30 еллык эш тәҗрибәсе булган нефтьче Марат Илгиз улы.

Олырак яшьтәге Шөгер авылы халкы өчен, әлеге  “Юность” паркы чыннан да, кадерле. 30нчы елларның икенче яртысында барлыкка килгән парк бу. Ә инде 40нчы елларда, “кара алтын” чыгарыла башлагач, паркта нефтьчеләр һәм авыл халкы белән агачларны йолдыз формасында  утыртканнар. Йолдызның 5 нуры – агачлар, ә янәшәдә сукмак булган.

“Монда сәхнә дә торган. Шөгер нефть-битум заводының тынлы оркестры бәйрәмнәрдә уйнаган. Сату итәргә кибетләр (лавка) килгән. 1 майда паркта сезон ачылу традициясе узган. Шөгер авылының олы яшьтәгеләре хәзер дә матур хатирә итеп саклый ул елларны. Мин, авыл җирлеге башлыгы буларак, шушы паркны яңадан торгызырга дигән максат куйдым. Әлбәттә, авыл халкы белән, шулай ук эшмәкәрләр ярдәме белән 2015 елдан бирле паркны төзекләндерү эшләре алып барабыз”, - ди авыл башлыгы Радик  Нәҗип улы.

Агач утырту эшендә Шөгер авылы халкы  күңелле итеп эшләде. Агачны утырту тәртибе белән танышканнан соң, көрәк, үсентеләр, чиләкләр алып эшкә тотындылар. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчән атистлар катнашында концерт номерлары оештырган иде. Эш җыр-моң белән үтте. 

10 яшьлек Арслан Фәрхетдинов өчен бу – беренче тапкыр агач утырту. Ул Казаннан әбисенә кунакка кайткан һәм очраклы рәвештә агач утырту чарасында катнашты. 

 “Нәҗибә әбием миңа паркта ниндидер чара булачак, барып кайт диде. Мин монда килгәч, кешеләрнең чокыр казып, шунда агач утыртуларын күрдем һәм минем дә утыртып карыйсым килде. Ничек утыртырга икәнен дә аңлаттылар.  Мин  башта казыдым, аннары агач утырттым. Шуннан соң чиләк белән су алып килеп сиптем. Бу эштә дә булыштылар.  Агач утырту бик ошады. Мин әле аннары да агачның ничек үскәнен белер өчен монда киләчәкмен”, - ди 4нче сыйныф укучысы Арслан. 

Паркта ямь биреп, ылыслы агачлар үсеп утыра инде. Ә узган елдан алдагы елда “Татнефть” ярдәме белән биек булып үсә торган агачлар утыртканнар. Агачларны төрләндерергә уйлап, алмагачка тукталганнар.

“Әлеге агач язын шау ак чәчәктә була. Матурлыгы белән сокландырсын, дидек. Үсентеләрне Югары Мактамадан алдык. Җәй көне үк алар белән сөйләшеп, утырту вакытын билгеләп куйган идек. Соң өлгерешле сортлар һәм уртача өлгерешле сорт алмагачлары утыртылды бүген. Агач утыртучыларның һәрберсенә рәхмәт сүзләре җиткерәм. “Татнефть”нең шундый әһәмиятле социаль грантлары теләк-тәкъдимнәрне тормышка ашырырга ярдәм итә”, - ди авыл башлыгы.

 

Розалия Мостафина

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 24 октябрь санында укый аласыз.

Сергей Трусов фотолары

фотолар түбәндә – Галереяда

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев