Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгер мәктәбе укучыларына табигатьне саклауга өлеш кертә алулары турында сөйләделәр

Табигать һәм аның байлыкларын саклауга мәктәп укучылары да үз өлешен кертә ала.

Лениногорск районындагы “Дала” дәүләт тыюлыгы башлыгы Шөгер мәктәбендә укучы балаларга бу турыда үзе сөйләп, аңлатты.

Лениногорск муниципаль районы территориясенең шактый гына өлешен биләп торган Анатолий Щеповских исемендәге «Дала» тыюлыгы бездәге уникаль табигать һәм аның байлыгы сагында тора. Аның тагын бер зур максаты – яшь буында шушы байлыкларга карта сакчыл, изге караш тәрбияләү. Әлеге максаттан чыгып тыюлык хезмәткәрләре укучылар белән төрле экскурсияләр, очрашулар уздыралар. 

 Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары белән «Дала» тыюлыгы начальнигы Фәрит Динмөхәммәтов әңгәмә үткәрде. Фәрит Нургалиевич «Дала» заказнигы Лениногорск муниципаль районында уникаль табигый системаларны саклау һәм экологик хәлне нормальләштерү максатларында төзелүе турында сөйләде.
   
“Бездәге  тыюлыкның территориясендә 31 кишәрлек бар, аларның һәрберсе аерым кыйммәткә ия. Бу җирләрдә үсемлекләрнең сирәк төрләре үсә торган, республика өчен сирәк очрый торган болыннарны саклау һәм торгызу тәэмин ителә.  "Дала" тыюлыгы территориясендә Татарстан Республикасы Кызыл китабына кертелгән берничә төр кош теркәлгән. Европа байбагы бездә аеруча киң таралган, аларның колониясендә 2 меңгә кадәр байбак исәпләнә һәм республикада иң зурысы булып тора. 
"Дала" тыюлыгы дала һәм урман-дала флорасы һәм фаунасын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк, анда ТР Кызыл китабына кертелгән 40тан артык төр үсемлек һәм хайван үсә һәм яши, Лениногорск районында экологик хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип, тыюлык башлыгы балаларга мавыктыргыч, кызыклы итеп сөйләде.

Фәрит Нургалиевич мәктәп укучыларын һәм  өлкәннәрне  җылы яклардан кайтучы кошларга игътибарлы булырга өндәде. Иске сыерчык ояларын чистарту яисә әти-әниләре белән яңаларын ясау, үз йорты янәшәсендәге агачка элеп кую кирәклеге турында сөйләде. 

Балалар бу очрашудан үзләре дә канатланып сыерчык оялары турында мәктәптән кайтуга кайгырта башлаулары, әти-әниләренең исләренә төшерәчәкләре турында белдерделәр.

 

Фотолар Ф. Динмөхәммәтовтан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев