Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгер мәктәбендә “Мисс һәм Мистер Көз” исеме өчен көч сынаштылар

Күңелле чара

Шөгердә В.Чкалов исемендәге мәктәптә 5-7 нче сыйныфлар арасында “Көзге бал” бәйрәме узды.  Әлеге бәйрәм традицион төстә мәктә уза, дип хәбәр итә мәктәп сайты.

“Мисс һәм Мистер Көз” исеме өчен 7 пар үзара көч сынашты. Алар биремнәрне үтәү барышында сәләтләрен, зирәклекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр. 

Жюрида чыгышларны бәяләп утыручыларга иң лаеклыларын сайлап алу җиңел булмаган, барысы да конкурс этапларын лаеклы рәвештә узган.

Катнашучыларга көч биреп торырга сыйныф җитәкчеләре һәм классташлары килгән.

Нәтиҗәдә «Мисс Көз - 2025» исеменә 5 «Б» классыннан Сөләйманова Азалия лаек була.

«Мистер Көз - 2025» исеменә 5 «Б» сыйныфыннан  Мишкин Альберт лаек була.

Әлеге конкурсны 11нче сыйныфлар уздырган. Сыйныф җитәкчеләре – Әлфия Илгизовна. Чараның музыка өлешен Илгиз Бадыкшанов алып барган.
 
Көзге бал бәйрәменә укучылар әзерләгән эшләрдән бик матур күргәзмә дә оештырылган.

 

фотолар: Шөгер мәктәбе ВК челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев