Шөгердә якташ хәрбиләр хөрмәтенә мемориаль такталар ачылды (+фотолар)
Шөгер авылының В. Чкалов исемендәге мәктәбендә махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбыз Айрат Воевода белән Ринат Бекмурзинга мемориаль такта ачылды.
Ачылу тантанасына мәктәп укучылары, Шөгер һәм Иске Шөгер авыл җирлеге башлыклары, «Боевое братство» иҗтимагый оешма вәкилләре, һәлак булган егетләрнең әти-әниләре һәм туганнары килгән иде.
Шөгер авылы башлыгы Радик Гафиятуллин мемориаль такта ачылу тантанасы турында болай ди: «Айрат Воевода белән Ринат Бекмурзин безнең авылның батыр егетләре. Алар да башка балалар кебек В. Чкалов исемендәге мәктәптә укыган, тәмамлаган. Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары онытылмасын өчен бөтен авыл халкы белән сөйләштек тә, исемнәрен мәңгеләштереп, алар хөрмәтенә мемориаль такта куйдырырга булдык. Хәзерге буын балалары егетләребезнең илебезнең, безнең тыныч тормышта яшәвебезне теләп үз гомерләрен аямыйча, батырларча һәлак булдылар», - ди ул.
Мемориаль такта ачылу тантанасында һәлак булган егетләрнең туганнары да бар иде. Илгиз Батталов белән сөйләшеп, хис-кичерешләрен сорашып торган арада, аның Айрат Воеводаның туганы (Айрат аның племяннигы) икәне ачыкланды. «Мин үзем Совет Армиясендә хезмәт иттем. Танкчы идем. Айрат та, безнең нәсел җебен дәвам итеп Казанның танк училищесын тәмамлады. Мин аны бик ярата идем. Якыннарымның кайгысын уртаклашам. Урыннары оҗмахта булсын егетләребезнең», - дип уртаклашты ул.
Мемориал такталарны 11 нче сыйныф укучылары Дамир Ляпин белән Нәзилә Шәнгәрәева ачты. Алар, якташ егетләре турында сорагач, алар белән горурлануларын, аларның батырлыгы күңелләрендә мәңге сакланып калачагын әйттеләр.
Айрат Җәлил улы һәм Ринат Рөстәм улы - икесе дә вафатларыннан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгәннәр. Ринат Бекмурзин 2022 елның 17 июлендә, Айрат Воевода 2023 елның 13 июнендә һәлак булды.
Рамия Гарифуллина, автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев