Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгердәге гериатрия үзәгенең бер еллыгын билгеләп үттеләр (+ фотолар)

Гериатрия – медицинаның өлкән яшьтәге кешеләр авыруы белән шөгыльләнүче өлкәсе. Хәзерге вакытта әлеге юнәлештә эш алып бару аеруча мөһим.

Шөгер авылында заманча гериатрия үзәге узган елның гыйнвар азагында ачылган иде. Ел дәвамында биредә 387 олы яшьтәге кешеләр реабилитация, профилактика һәм авыруларны дәвалау узган. Бу хакта Лениногорск үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүлек 20 кешелек урынга исәпләнгән һәм республиканың көньяк-көнчыгышыннан гражданнарын кабул итә.
Гериатрия үзәге ачылуның бер еллыгын бәйрәмчә үткәрделәр. Шөгер мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт программасы әзерләгән иде.

Аннары гериатрия үзәге хезмәткәрләре театральләштерелгән күренеш тәкъдим итте.

“Мин монда берничә атна дәвалану алдым, - ди рәхмәтле пациентларның берсе Равил Гимаев. – Гериатрия үзәгендә безнең кебек олы яшьтәгеләргә сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеге булуга без бик шат. Тагын да куанычлысы: үзебезнең төбәктә, районда, якында гына булуы”, - ди ул.

Үзәкнең туган көненә ул бүләк тә алып килгән, стена сәгате тапшырды.

Шөгер хастаханәсе каршындагы районара гериатрия үзәге ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, шулай ук “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты ярдәмендә тормышка ашырылды.

 

Чыганак һәм фотолар: https://vk.com/crb_leninogorsk?w=wall-196122368_1735

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев