Шөгернең «Тургай» балалар бакчасы – республикакүләм грант конкурсы җиңүчесе
Лениногорск районының Шөгер авылында эшләп килүче “Тургай” балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы – 2026» грант конкурсында җиңү яулады.
Балалар бакчасында ике телдә тәрбияләүне популярлаштыру, балаларны Татарстан Республикасы дәүләт телләренә өйрәтү буенча балалар бакчаларындагы иң яхшы педагогик коллективларны ачыклау максатыннан 2013 елдан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына конкурс нигезендә сайлап алу үткәрелә.
Бүләкләү тантанасы Казанда узды. Быел конкурста Татарстанның 29 муниципаль берәмлегеннән 37 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе катнашты. Шулар арасыннан 20 җиңүче сайлап алынган.
Җиңүчеләрнең һәркайсына 500 мең сум күләмендә финанс ярдәме каралган.
Шөгер авылының “Тургай” балалар бакчасы әлеге конкурста җиңү яулады. “Мондый конкурста беренче тапкыр гына катнашуыбыз. Җиңә алуыбызга без бик шат. Бу – бакчада эшләүче хезмәткәрләрнең уртак уңышы. Һәрбер хезмәткәр тырышып эшли. Балалар бакчасы китапханә, мәктәп, мәдәният йорты белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Без балаларны ике телне дә төрле уеннар ярдәмендә өйрәнүгә җәлеп итәбез", - диде Шөгер балалар бакчасы мөдире Сания Якупова.
Балалар бакчасында 78 бала тәрбияләнә, 26 хезмәткәр эшли.
фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев