Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Таһир Шәмсуаров Корбан Гаетенә багышлап мөнәҗәт язган

Иртәнге намаздан төшкәч күңелгә илһам килде. Һәм мин санаулы минутлар эчендә түбәндәге мөнәҗәтне яздым.

Корбан бәйрәме
Газиз халкым иртә торган,
Бүген бәйрәм – изге корбан.
Килешерсез болай дисәм,
Дин барында милләт исән!


Куе камыш үсә ярда,
Авыл исән иман барда.
Догалымы балалары,
Сакланамы йолалары.

Хак сүзләргә ышан, инан,
Имамнардан иңә иман.
Бабайларның хактыр сүзе
Диндәгенең нурлы йөзе.


Игелекләр истә кала,
Татар бүген корбан чала.
Өстәлләрдә кайнар ашлар,
Бердәм яшик аркадашлар.


Диндәшләрем, илдәшләрем,
Килешерсез болай дисәм.
Мәчетләргә агыла халык
Дин барында милләт исән!..


Таһир Шәмсуаров
21.08.2018

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев