Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ТАҺИР ШӘМСУАРОВТАН ШАЯН ШИГЫРЬ: ТАПКЫР СОЛДАТ

Таһир абыйдан тагын бер шигырь тәкъдим итәбез. Укып карагыз әле.

Тапкыр солдат

Иптәш майор, бүгенге көн
Куаныч белән тулган.
Бая хатын шалтыратты, 
Безнең балабыз туган.

Әтиемдәй күрәм сезне
Хәлләремә керегез.
Туган ягыма кайтырга
Миңа рөхсәт бирегез!

Авылыңда тоткарланма, 
Ун тәүлек вакыт сиңа.
Отпусканың нәтиҗәсен 
Хәбәр итәрсең миңа.

Йә, ефрейтор, кәеф ничек, 
Сәфәрләрең уңдымы?
Кыз бармы, әллә малаймы, 
Тәпиләрен юдыңмы?!

Гафу, генерал чакыра,
Башка вакыт керермен.
Иптәш майор, тугыз айдан 
Төгәл җавап бирермен. 

Таһир Шәмсуаров


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев