Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары хәрбиләр проблемалары буенча кайнар линия оештыра

Татарстанлы хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын үтәүгә кагылышлы сораулар

Җомга көнне, 26 июньдә, Татарстанда хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар телефон линиясе эшли башлаячак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кайнар линия эшендә «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсенә кергән республика Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашачак.

Алар барысы да татарстанлы хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын үтәү, социаль һәм хокукый ярдәм, түләүләр һәм ташламалар алу, медицина ярдәме һәм тернәкләндерүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләренә җавап бирәчәк.

Кайнар линия телефоннары: 8 (843) 236-00-71, 8-965-593-86-64 (МАКСта сораулар бирү өчен). Шалтыратулар һәм хәбәрләр 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев