Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юка бозга чыккан өчен штрафлар турында искә төшерде
Калынлыгы 7 сантиметрдан азрак булган бозга чыккан өчен гражданнарга ике мең сумга кадәр штраф каралган.
Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Регина Гаязова сөйләде.
"Исегезгә төшерәбез, җиде сантиметр калынлыктагы бозга чыгу һәм автотранспорт белән боз кичүләреннән тыш чыгу өчен административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексы маддәсе нигезендә штраф каралган. Гражданнар өчен штраф 1,5 мең сумнан 2 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен 5 мең сумнан 7 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 50 мең сумнан 70 мең сумга кадәр тәшкил итә», – дип сөйләде Регина Гаязова.
Транспорт белән боз кичүләре булмаган урыннарда бозга чыкканда 3 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф каралган. Штраф күләме шулай ук хокук бозучының статусына бәйле: физик, вазыйфаи зат яки оешма.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев