ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан ясалма интеллектны үстерүгә 5 миллиард сум бүлеп бирәчәк

Бу хакта «Иннополисның цифрлы көннәре» пленар сессиясендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

«Татарстан ясалма интеллектны икътисадый үсешнең һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүнең иң мөһим драйверларының берсе дип карый. Бу акчалар кадрлар әзерләүгә, фәнни тикшеренүләргә һәм тотрыклы технологик үсеш өчен инфраструктура булдыруга юнәлтеләчәк», – диде Миңнеханов.

Ул кешеләрне мәктәптән үк ясалма интеллект белән эшләргә өйрәтү мөһимлеген ассызыклады. Моның өчен республиканың күп мәктәпләрендә ясалма интеллект буенча түгәрәкләр ачылды.

 

татар-информ


Нет комментариев