Татарстан карабодаенда вак ташлар тапканнар
Норматив белән билгеләнгән күрсәткечләрдән артык.
«АПК Үзәк комитеты» учреждениесенең Татарстандагы филиалы белгечләре карабодайны тикшергәннәр һәм анда минераль катышманың артык югары булуын ачыкладылар. Ун килограммлы үрнәктә 0,2 процент күләмендә минераль катнашма исәбендә вак таш, шулай ук 0,5 процент шлак табылган, бу норматив белән билгеләнгән күрсәткечләрдән 2 һәм 2,5 тапкырга артык.
Учреждениенең сынау лабораториясе мөдире Илсур Якупов билгеләп үткәнчә, минераль катышманың азык-төлек карабодаен саклауны һәм эшкәртүне катлауландыра, әзер продукциянең сыйфатын начарайта. Мәгълүматлар Россельхознадзорның Татарстан буенча Идарәсенә җибәрелгән. Шулай ук мәгълүмат заказчыга җиткерелгән, стандарт нормаларына җиткерү максатында ашлык эшкәртү буенча тәкъдимнәр бирелгән.
Ел башыннан азык-төлек максатларында 1,7 мең тонна гомуми авырлыктагы 14 партия карабодайның сыйфаты расланган.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA
Нет комментариев