Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Татарстан –казанышлар республикасы» автобус марафонының тукталышы - Лениногорскида

«Татарстан –казанышлар республикасы» автобус марафоны эстафетасын бүген Лениногорск кабул итте.

Лениногорск Мәдәният сараенда дискуссия форматында чара узды. Чараның спикерлары Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов булды.

Дискуссиянең модераторы “Татарстан” дәүләт теле-радио каналы алып баручысы Дмитрий Второв иде.

Чарада шулай ук район активы, предприятие-оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, иҗтимагый оешма вәкилләре, эшмәкәрләр, җирле үзидарәләр депутатлары катнашты.

Дискуссия башланганчы кунаклар һәм катнашучылар Мәдәният сараеның икенче катында урнашкан республика казанышларына багышланган фотокүргәзмә белән таныштылар.

Дискуссия вакытында РФ Президенты җитәкчелегендә тормышка ашырыла торган илкүләм проектлар турында һәм Лениногорск районының әлеге проектлар үсешенә керткән өлеше хакында фикер алыштылар. Аерым алганда, юллар, мәгариф, мәдәният, шәһәр мохите өлкәләренә караган проектлар каралды.

«Илкүләм проектлар – алар республикабызның алга таба үсеш нигезе. Беренче чиратта татарстанлыларның тормыш сыйфатларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Проектлар безнең тормышка яңа объект кына алып килми, алар яңа технологияләрне дә кертә. Илкүләм проектлар буенча Татарстан темпының үсеше киләчәктә дә артачак», - диде Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, Лениногорск районы күп кенә илкүләм һәм төбәк программаларында һәм проектларында катнаша.

“Соңгы елларда Лениногорск муниципаль районы икътисадының барлык тармакларында үзгәрешләр күренә, – дип ассызыклады Рәгать Хөсәенов.  – Лениногорскиның перспективалары бар, чөнки монда уңган халык яши, без алар белән горурланабыз. Район үсешен ике вариантта күрәм: беренчесе – юллар челтәре үсеше, икенчесе – кадрлар”, - диде ул.

  • Татарстанда 15 гыйнвардан «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафоны старт алды. Автобус 1 мартка кадәр хәрәкәт итәчәк һәм республиканың 29 районында булачак. Марафон барышында спикерлар халыкка район, республика, ил казанышлары турында сөйләячәк.

Тулырак язма соңыннан булачак, безнең сайтны карап, күзәтеп барыгыз.

Розалия Мостафина

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru һәм Рамия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев