Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан коронавирус белән авыручылар өчен 81 миллион сумлык бушлай дару алачак

Россия төбәкләренә препаратлар сатып алу өчен өстәмә 2,8 миллиард сум чамасы бүлеп биреләчәк.

Россиядә коронавирустан өйләрендә дәваланучылар бушлай дару алачак. Татарстанга бу максатка өстәмә 81 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бу турыдагы документны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

“Хөкүмәт коронавирустан өйдә дәваланучылар өчен бушлай дарулар бирү вакытын озайта”, диелгән документта.

Бу максатка төбәкләргә тагын 2,8 миллиард сум чамасы бүлеп биреләчәк. Мишустин Федерация субъектлары башлыкларына коронавирус белән авыручы пациентларны бушлай дарулар белән тәэмин итүне контрольгә алырга кушты.

Россиядә ковид чирен йоктырган 350 мең чамасы кешене бушлай дарулар белән тәэмин итү планлаштырыла.

Карарның үтәлешен Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы контрольдә тотачак.

http://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев