Татарстанда 10 меңнән артык үзмәшгуль кеше үзенең булачак пенсиясен формалаштыруга ирекле взнослар күчерә
Үзмәшгуль гражданнар һөнәри керемгә генә салым түли.
Әмма алар, иминият кертемнәрен Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә түләп барып, пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыра алалар. Хәзерге вакытта 10 370 үзмәшгуль граждан мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе буенча хокук мөнәсәбәтләренә кергән һәм иминият кертемнәрен түли.
Взнослар түләүче сыйфатында теркәлү өчен гаризаны Татарстан Социаль фонд бүлегенә түбәндәге ысуллар буенча җибәрергә кирәк:
- дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша;
- «Минем салым» мобиль кушымтасы аша;
- почта аша;
- Социаль фондның төбәк бүлеге клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп.
2025 елда «Профессиональ керемгә салым» махсус режимын кулланучы үзмәшгульләр өчен иминият кертемнәренең минималь күләме 59 241,60 сум тәшкил итә. Бу сумма бер ел иминият стажы һәм 0,975 индивидуаль пенсия коэффициентына (ИПК) эквивалент.
Түләнгән сумма теркәлгән күләмнән кимрәк булган очракта иминият стажына түләнгән иминият кертемнәренә пропорциональ рәвештә билгеләнә торган чор гына кертелә. Ирекле кертемнең максималь күләме 473 932,80 сум тәшкил итә, бу 7,799 индивидуаль пенсия коэффициентына туры килә. Түләүне бөтен сумма белән берьюлы яки өлешләп ай саен күчерергә мөмкин. Моны агымдагы календарь елның 31 декабренә кадәр эшләргә кирәк.
Сораулар булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08:00 - 17:00 сәгатьләрдә , җомга көнне - 08:00 дән 15:45 кә кадәр ( шалтырату бушлай) -8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев