Татарстанда 7 градуска кадәр җылыта
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген, 3 ноябрьдә, көндез Казанда 6 градуска кадәр җылытыр дип көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Татарстанның кайбер районнарында термометрның терекөмеш баганасы 7 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә температура 0..-1 градус тәшкил итәчәк.
Шуңа бәйле рәвештә төнлә һәм иртән томан төшәргә, юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Машина йөртүчеләрнең аеруча игътибарлы булуы сорала.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/03/174546/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев