Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда агропромышленность комплексының мәгълүмат системасын яңартуга 27 млн сум юнәлдерелә

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агропромышленность комплексының дәүләт мәгълүмат системасын яңарту проектын гамәлгә ашыра.

Платформаны яңартуга 27 миллион сум акча юнәлтергә ниятлиләр, диелә дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган материалларда.

Яңартылган система төбәкнең аграр секторында катнашучы 4 меңнән артык кешене бердәм цифрлы киңлектә берләштерәчәк. Платформа белешмәләр җыю һәм анализлауны автоматлаштыру, авыл хуҗалыгы эшләрен контрольдә тоту һәм терлек санын исәпкә алуны оештыру алымы булачак.

Системага, Бердәм идентификация һәм аутентификация системасын кулланып, шәхси кабинетлар аша кереп булачак. Платформа составында шул исәптән җирләрне мониторинглау, кырларны эшкәртүгә күзәтчелек итү һәм тармак мәгълүматларын җыю өчен махсус модульләр каралган. Геомәгълүмат сервисларына һәм терлекләрне цифрлы исәпкә алуга аерым игътибар бирелгән.

Системаны гамәлгә кертү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм хакимият органнары арасында хезмәттәшлекне оператив рәвештә җайга салу, хисапларны гадиләштерү һәм аграрийларга дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирү мөмкинлеге тудырыр дип көтелә. Барлык мәгълүматлар алга таба анализлау һәм визуализацияләү мөмкинлеге булган базада сакланачак.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев