Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыючыларга акчалата премия бирәчәкләр

Быел Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган укучыларны бүләкләячәк.

Премия күләме максималь нәтиҗәгә тапшырылган фәннәр санына бәйле була. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

«Бердәм дәүләт имтиханында максималь нәтиҗәгә ирешкән быелгы чыгарылыш укучыларын республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгыннан бүләк көтә: аларга җыелган нәтиҗәне исәпкә алып, 15, 25, 35 мең сум күләмендә бер тапкыр премия түләнәчәк», – диде министр.

Татарстанда барлыгы 342 укучы бер фәннән булса да 100 балл җыйган, алар арасында ике укучы кыз өч фән буенча да максималь нәтиҗәгә ирешкән.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев