Быел конкурсның юбилей елы
ТР Экология министрлыгы бизнесны, муниципалитетларны, педагогларны, коммерциячел булмаган оешмаларны, массакүләм мәгълүмат чараларын һәм актив яшәүчеләрне «ЭКОлидер» республика конкурсында катнашырга чакыра. 2026 елда проектка 20 яшь тула, һәм шул вакыт эчендә ул республика чын экология брендына әверелде.
Конкурс алты төп юнәлешне үз эченә ала: су ресурсларының сакланышыннан һәм калдыклар белән эшләүдән алып иң яхшы экология медиапроектына һәм «Иң яхшы дәүләт инспекторы» номинациясенә кадәр. Җиңүчеләр республика дәрәҗәсендә танылу алачак, ә алдынгы муниципалитетлар өстәмә рәвештә махсус техникага сертификатлар белән бүләкләнәчәк.
Гаризалар кабул итү 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Документларны Eco.pros@tatar.ru электрон почта адресы буенча яки ТР Экология министрлыгына (Казан шәһәре, Вишневский ур., 26А, 301 нче бүлмә) шәхсән тапшырырга мөмкин. Лауреатларны тантаналы бүләкләү декабрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.
Казанские ведомости
Нет комментариев