ГТО нормативларын тапшыру өчен медицина белешмәсе мәҗбүри. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР буенча ГТО төбәк иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Артур Сабитов хәбәр итте.
«Һәр тренировка алдыннан синең сәламәтлегең нинди икәнен аңларга кирәк. ГТО нормативларын тапшырганчы аларны тапшыра алулары турында медицина белешмәсе булмаган кешеләр кертелми», – дип аңлатты спикер.
Артур Сабитов сүзләренчә, ул организмга артык йөкләнеш таләп итми һәм организмның ничек төзелгәнлеген аңлау өчен эшләнгән.
ГТО нормативларын ел дәвамында тапшырырга мөмкин. Экспертлар, әгәр мондый мөмкинлек булса, ашыгырга һәм барысын да бер көндә тапшырырга киңәш итми.
Чыганак: https://tatar-inform.tatar
фото: Заман сулышы
Нет комментариев