Татарстанда яшәүчеләр 6 апрельдән 8 апрельгә кадәр үз тонометрларын бушлай тикшертә алачак
2026 елның 6 апреленнән 8 апреленә кадәр Росстандарт «Ышанычлы бул! Исән бул!» тонометрларын бушлай тикшерү буенча акция уздыра.
Чара Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган һәм илнең барлык федераль округларында, шул исәптән Татарстанда да узачак.
Акция көннәрендә Республика стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәге белгечләре түләүсез нигездә кан басымын үлчи торган көнкүреш тонометрларын тикшерү өчен гражданнарны кабул итәчәкләр. Алар шулай ук җиһазларны киләчәктә куллану буенча киңәшләр бирәчәкләр.
Тикшерү пунктлары Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Чистайда һәм Әлмәттә ачылачак. Кабул итү 9:00 дән 17:00 гә кадәр билгеләнгән график буенча алып барылачак.
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев