2026 елның 1 июненә булган мәгълүматлар буенча, Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга чыгымнар 17,2 млрд сум тәшкил иткән.
Бу еллык бюджетның 32 проценты, дип хәбәр итә ТР Финанс министрлыгы.
«Гаилә» илкүләм проектына 7 млрд сум (40 процент) юнәлдерелгән;
«Яшьләр һәм балалар» проектына – 3,4 млрд сум (45 процент);
«Тормыш өчен инфраструктура» проектына – 3,3 млрд сум (17 процент);
«Пилотсыз авиация системалары» проектына – 2 млрд сум (100 процент).
2026 елда республикада барлыгы 11 илкүләм проект гамәлгә ашырыла. Аларны тормышка ашыручы өчен барысы 53,8 млрд сум акча бүленә, шуның 28,8 млрд сумы – федераль бюджеттан, 25 млрд сумы – Татарстан Республикасы бюджетыннан.
https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ilkulam-proektlarny-gamalga-asyruga-5-aida-172-mlrd-sum-yunalderelgan-5924818
Нет комментариев