Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда йөк автомобильләре хәрәкәте чикләнәчәк

Татарстанда 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр күчәргә төшкән авырлык 6 тоннадан артып киткән йөк автомобильләренә төбәк һәм муниципальара автомобиль юлларында хәрәкәт итү вакытлыча чикләнәчәк.

Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кагыйдә буларак, язын хәрәкәтне чикләү автобуста пассажирлар йөртүгә, азык-төлек, хайваннар, дарулар, орлыклар, ашламалар ташуга кагылмый. Бу чикләүләр 16 тоннага кадәр ягулык ташый торган транспорт чараларына да кагылмый, шулай ук гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен кирәк булган йөк ташу да искәрмә санала.

Чикләүләр кертелә торган участоклар исемлеге белән Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев