ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда Казанда күчмә халык уеннарын үткәрү буенча оештыру комитеты төзелде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2028 елда Казанда VII Бөтендөнья күчмә халык уеннарына әзерлек һәм аны үткәрү буенча республика оештыру комитеты төзү турындагы указга кул куйды.

Документны республиканың рәсми порталында бастырдылар, дип яза «Бизнес онлайн».

Оештыру комитеты рәисе итеп Миңнеханов үзе билгеләнде. Аның урынбасарлары итеп Татарстан премьер-министры урынбасары — республика Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан рәисе администрациясе җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев һәм республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева билгеләнде. Оештыру комитеты секретаре итеп «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе»  генераль директоры Максим Денисов билгеләнде.

Комитет составына шулай ук Татарстан министрлары, федераль ведомстволар һәм көч структуралары вәкилләре, профильле оешмалар җитәкчеләре керде. Аерым алганда, аңа республиканың спорт министры Владимир Леонов, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, мәдәният министры Ирада Әюпова һәм республиканың Цифрлы үсеш министры Илья Начвин кертелгән.

Оештыру комитетының төп бурычлары – уеннарны әзерләү һәм уздыруның республика планын эшләү һәм раслау, аның үтәлешен һәм бүлеп бирелгән акчаларның максатчан файдаланылуын контрольдә тоту, шулай ук хакимият органнары, муниципалитетлар, оешмалар һәм иҗтимагый берләшмәләр эшен координацияләү.

https://www.business-gazeta.ru


Нет комментариев