Татарстанда Соңгы кыңгырау бәйрәме һәм чыгарылыш кичәләре көннәре билгеле
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда Соңгы кыңгырау бәйрәме һәм чыгарылыш кичәләре көннәре билгеле

Тәкъдим хатлары районнарга мәгариф идарәсе җитәкчеләренә җибәрелгән.

Быел Татарстанда Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре 24-25 майда, чыгарылыш кичәләре 28-29 июньдә узачак. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр.

«Тәкъдим хатлары районнарга мәгариф идарәсе җитәкчеләренә җибәрелде. Алар даталарны үзләре шушы чорда билгели», – диде министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: Розалия Мостафина. Узган елгы бәйрәмнән.


Нет комментариев