Татарстанда сөт цехында бруцеллез табылган
Суд карары буенча цехны вакытлыча япканнар.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) белгечләре Балык Бистәсендәге сөт цехында сыерларда бруцеллез авыруын ачыклаган. Суд карары буенча цехны вакытлыча япканнар. Бу хакта республика суд приставлары идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәхси эшкуарга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Хилафлыкларны бетерү өчен җитештерүне 60 тәүлеккә япканнар.
Суд приставларының Балык Бистәсе район бүлеге суд карары үтәлешен тәэмин иткән: алар хуҗаны эшчәнлекне яңадан башлауның тискәре нәтиҗәләре турында кисәткән, цехның хезмәткәрләр һәм продукциядән тулысынча азат ителүенә инанган, шуннан соң цехка керә торган ишекләргә мөһер куелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев