Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда урманда җиләк җыйган хатынны елан чаккан

Алабуга үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, организмның агуга реакциясе бик тиз арткан.

Урманда йөргәндә елан чаккан Татарстанда яшәүче хатын-кызны Алабуга үзәк хастаханәсенә алып килгәннәр.

Ул җиләк җыйган вакытта кинәт көчле авырту сизә һәм башта ул пыяла ватыгына киселдем, ахрысы, дип уйлый. Түбәнгә иелеп карагач кына, ватык пыяла  урынына кара елан күрә

Алабуга үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, организмның агуга реакциясе бик тиз арткан. Берничә минут эчендә хатынның сулыш алуы кыенлашкан.

Табибларның тиз һәм төгәл гамәлләре аркасында пациентка кирәкле ярдәм күрсәтелгән.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев