Татарстанлылар 60 тоннага якын иске электроника тапшырганнар
Татарстанда «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасы үз эшен дәвам итә.
Республика халкы кирәкмәгән компьютер һәм көнкүреш техникасыннан бушлай котылып, аны экологик эшкәртүгә җибәрә ала
Апрель аенда гына да Казан, Яр Чаллы, Саба, Теләче һәм Питрәч районнарыннан катнашучылар 18,5 тонна калдык җыеп, утильләштерүгә тапшырганнар. Ә ел башыннан программага 124 оешма кушылган, алар бергә 59,7 тонна иске электроника тапшырганнар.
Май аенда техниканы тапшырырга мөмкин: Казан, Яшел Үзән, Әлмәт, Яр Чаллы, Кайбыч, Чүпрәле, Буа, Апас һәм Сарман районнарында.
Узган ел татарстанлылар 185 тонна иске электроника җыйганнар — 32 районнан 314 оешма эш нәтиҗәсе. Программа республикада 2022 елдан «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлдә.
Казанские ведомости
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев