Татарстанлыларга коптерлар җибәргән өчен штрафлар яный
Законсыз рәвештә пилотсыз очкычларны җибәргән өчен Татарстан халкын җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.
Бу хакта террорчылыкка каршы комиссиядә искә төшерделәр.
Республикада әзерлекнең база дәрәҗәсе кертелде. Иминлекне яхшырту чаралары арасында: җәмәгать тәртибен саклауны көчәйтү, җәмәгать иминлеген тәэмин итү; хәрби, мөһим дәүләт һәм махсус объектларны яисә халыкның яшәешен, транспорт, коммуникацияләр һәм элемтә эшчәнлеген тәэмин итә торган объектларны, энергетика объектларын, шулай ук кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен һәм әйләнә-тирә табигать мохите өчен югары куркыныч тудыра торган объектларны саклау.
Шуңа бәйле рәвештә шәхси коптерларны эшләтеп җибәргән өчен штраф билгеләргә мөмкиннәр. Аларны хакимият органнары һәм махсус хезмәтләр белән килешү буенча гына җибәрергә мөмкин.
Моннан тыш, Татарстанда пилотсыз судноларны куллану һәм куллану нәтиҗәләре турындагы мәгълүматны Интернет челтәрендә бастырып чыгарырга һәм таратырга ярамый.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев