Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанның яңа өйләнешкән парлары никахларын теркәгәч музейларга бер ай бушлай керә алачак

Татарстан Республикасы Милли музеенда ТР ЗАГС идарәсе белән уртак акция башлана,

аның кысаларында яңа өйләнешкән парлар никахларын теркәгәннән соң 30 көн дәвамында учреждениегә һәм аның филиалларына бушлай керә алачак. ТР Милли музее генераль директоры Айрат Фәйзрахманов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә проект турында хәбәр итте.

Программа 2026 ел буе гамәлдә булачак һәм Казандагы барлык 12 филиалны, шулай ук республика районнарындагы кайбер музейларны колачлаячак. Татарстан башкаласында акциягә Максим Горький һәм Федор Шаляпин, Евгений Боратынский, Габдулла Тукай, В.И.Ленин, Салих Сәйдәшев, Муса Җәлил, Лев Толстой музейлары һәм башка мәйданчыклар, шул исәптән музей үзәкләре һәм мемориаль фатирлар җәлеп ителгән.

Республика районнарында яшь гаиләләр Печище, Красновидово һәм Ленино-Кокушкино музейларына бушлай бара ала.

Акциядә катнашу өчен никахны теркәү турында тамгалы паспорт, таныклык яки электрон документ күрсәтү дә җитә.

Айрат Фәйзрахманов билгеләп үткәнчә, әлеге инициатива яшь гаиләләрнең Татарстанның мәдәни мирасы белән ешрак танышуына һәм музей киңлекләрен уртак ял итү урыны буларак ачуына юнәлдерелгән.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев